Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

ӘРЕКМӘН СОГЫ БУЫННАРГА ШИФАЛЫ

Иң элек әрекмән яфракларын җыеп, яхшылап агымсуда юарга кирәк. Тамырын да кертергә ярый, болай тагын да көчлерәк була.

Иттарткычтан чыгарып, согын кул белән сыгарга һәм 2 л сокка 1 л бал кушып, эрегәнче болгатырга. Стерильләштерелгән банкага тутырып, суыткычка куярга. Көнгә 3 тапкыр, ач карынга ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабарга. Җылы суга болгатып эчәргә дә ярый.
Дүртенче ел шулай дәваланам. Миңа 3 л сок 3 айга җитә.
1 ай эчәм, 5 көн ял итәм. 3 ай эчкәннән соң, 7-10 көн ял итәргә кирәк.

‼Халык медицинасы чараларын кулланганчы, табиб белән киңәшләшү зарур. ‼

Чыганак; https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Тулырак: http://http://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/rekmn-sogy-buynnarga-shifaly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев