Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Ревакцинацияне 5 меңгә якын яңачишмәле узган

Соңгы вакытта коронавирус инфекциясе белән авыраучылар санының артуы күзәтелә. Яңа Чишмә районында 22 кеше авырый, аларның барысы да амбулатор дәвалана.

Бу уңайдан вакцинация һәм ревакцинацияне яңадан башлау (вакцинациядән соң 6 ай узгач кабат прививка ясау) актуаль булып кала.

20 сентябрьгә районның 4951 кешесе ревакцинация узган, бу вакцинацияләнергә тиешле халыкның 49,7 %ын тәшкил итә. Өргәнчәдә (100%), Шахмай авылында (99,5%), Зирекледә (82%), Әдәмсәдә һәм Волчья Бистәсендә (79,6 шар %), Чертуш һәм Чаллы Башында (75әр %)  ревакцинация темплары яхшы.

Шул ук вакытта Акъярда (26,1 %), Яңа Чишмәдә (27,2 %), Екатерина Бистәсендә (45,8 %), Тубылгы Тауда (42,3%) кабат прививка ясату проценты түбән. Коронавирустан вакцинацияләү башланганнан бирле районга 16795 доза вакцина кайткан, 16 меңнән артык кешегә прививка ясалган, шул исәптән 4971 кеше ревакцинацияләнгән. Әлеге процедураны барлык мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү, медицина хезмәткәрләре узган.

- Районда яшәүчеләрне ревакцинация үтәргә чакырабыз, районда вакцина бар, дип билгеләп үтте РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. - Ревакцинация белән бергә грипптан да прививка ясатырга була, районга 3300 доза кайтты һәм 2800 кеше прививка ясатты. Барлыгы 7600 кеше грипптан прививка ясатырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев