Ревакцинацияне 2800дән артык яңачишмәле узган
Сәламәтлек сагында

Ревакцинацияне 2800дән артык яңачишмәле узган

Яңа Чишмә районында коронавирустан 11605 кеше вакцинация, ә 2813 яңачишмәле ревакцинация узган.

- Районда вакцина бар һәм ревакцинация вакыты җиткән барлык кешеләрне поликлиникага һәм җирле ФАПларга чакырабыз, - диде РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская.
Мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында ревакцинация актив бара.
Соңгы атнада коронавирус районның 23 кешесендә ачыкланган, өч кеше Чистайның ковид госпиталендә дәвалана. ОРВИ белән авыручылар саны атна эчендә 25 кешедә, шул исәптән 5 балада ачыкланган.

 


Нет комментариев