Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Вакцинация коронавирустан саклануның төп чарасы булып тора

Гыйнварның өченче ункөнлегеннән коронавирус белән авыручылар саны арта башлады.

Авыручылар саны биш тапкырдан да күбрәккә арткан. Бу, әлбәттә, яңа «омикрон» штаммы таралуга да бәйле.

Безнең белән әңгәмә вакытында Роспотребнадзорның баш белгече Гөлфирә Мостафина билгеләп үткәнчә, «дельта» штаммыннан аермалы буларак, «омикрон» җиде тапкырга зарарлырак һәм ул тиз тарала - контакттан соң 2-5 көн эчендә кеше авырый башлый. «Омикрон» башка штаммнар белән чагыштырганда җиңелрәк үтүе белән характерлана, шуңа күрә гыйнварда  авыруның симптомсыз формада узуы 9 тапкырга, ОРВИ тибындагы авырулар исә 8 тапкыр диярлек арткан.

Бу көннәрдә Татарстанда көн саен 700дән артык очрак теркәлә, үлүчеләр саны 1600гә якынлаша.

Безнең районда хәлләр торышы ничек соң?

Яңа Чишмә районында да коронавирус белән авыручылар саны арта. Соңгы атнада лабораториядә 8 яңа очрак расланган (гыйнварда 13 кеше авыраган).

Тагын бер мөһим үзенчәлеге - балалар һәм яшүсмерләр ешрак авырый башлады. 13 авыручының икесе - 14 яшькәчә бала.

Пневмония һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта. Соңгы атнада хастаханәдән тыш пневмониянең 16 очрагы ачыкланган, 14 кеше стационар дәвалануда, шуларның дүртесе - Чистайның ковид госпиталендә.

Шулай ук соңгы атнада 104 ОРВИ очрагы теркәлгән, шулардан 28е - 14 яшькә кадәрге балалар. ОРВИ авыруы арту сәбәпле, Яңа Чишмә гимназиясендә 4 сыйныф карантинга ябылган.

Төп чара - вакцинация

Вакцинация, элеккечә үк, авыруны профилактикалауның төп чарасы булып тора.

Коронавируска каршы вакцинацияне 13173 кеше үткән. Районга 300 доза күләмендә балалар өчен дә вакцина кайткан. 2 февральгә ата-ана рөхсәте белән 40ка якын бала прививка ясаткан (барлыгы 100дән артык бала язылган).

Беренче прививка ясагач 6 айдан соң үткәрелергә тиешле ревакцинация турында аерым ассызыклап үтәсе килә. Безнең районда 2021 елның июлендә беренче вакцинацияне төгәлләгән 4000нән артык кеше ревакцинация үтәргә тиеш. Ә моны әлегә 1600дән артык кеше генә ясаткан. Димәк, райондагы 2500гә якын кеше, яңадан прививка ясатмау аркасында, авырарга мөмкин, чөнки вакцинациядән соң 6 айдан артык вакыт узган.

Табиблар барлык район халкына ревакцинация үтәргә киңәш итә.

Профилактика чаралары

Килеп туган эпидемиологик вазгыятьтә профилактика чаралары турында тагын бер кат исегезгә төшерәбез.

Бу - битлек кию һәм социаль дистанция саклау. Шул ук вакытта шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль дистанцияне саклау һәм битлек кию вирус эләктерү ихтималын киметә, тик тулысынча түгел, бигрәк тә озак вакыт авыру белән бер бүлмәдә булганда.

Моннан тыш, барлык коллективларда иртәнге фильтрлар турында да онытмаска кирәк. Көн дәвамында даими рәвештә кулларны юу, антисептиклар белән эшкәртү зарур. Биналарны җилләтү, дезинфекция чаралары ярдәмендә җыештыру да нәтиҗәле ысул булып тора.

Авырулар саны арту сәбәпле, массакүләм чаралар үткәрүне чикләргә кирәк. Аларны үткәргән очракта, профилактиканың барлык чараларын да катгый үтәү мөһим.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев