Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Социаль пакет яки акча — 1 октябрьгә кадәр сайлагыз

Россия Социаль фондының Яңа Чишмә бүлекчәсе мәгълүматлары буенча 2023 елның 1 сентябренә социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) 1235 федераль ташламаларга ия булучы кеше ала, шуларның 586сы (47,5%) -ташламалардан баш тартучылар.

Социаль хезмәтләр җыелмасы аена 1469,74 сумны тәшкил итә. Әлеге суммага инвалидлар һәм инвалид — балаларга рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, дару чараларын сатып алу өчен 1132,03 сум, санатор-курорт дәвалануына юллама сатып алуга бүлеп бирелгән 175,12 сум һәм дәвалану урынына барып кайтыр өчен тимер юл транспортында бушлай йөрүгә билгеләнгән 162,59 сум акча керә.

Ташламалардан баш тартучыларның күбесе — Акбүре, Чаллы Башы, Петропавел Бистәсе, Красный Октябрь, Әдәмсәдә.

— Шикәр диабеты, бронхиаль астма, хроник бөер җитешсезлеге, Паркинсон, Крон, онкология һәм башка кайбер авырулар булган очракта социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга ярамый, — ди РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. — Югарыда күрсәтелгән авыруларны дәвалау өчен дару препаратларын алуга аена 5-10 мең сум һәм аннан да югарырак сумма таләп ителә.

Мәсәлән, 2023 елның 8 аенда НСУ алучыларга 5,7 млн сумлык 13646 рецепт бирелгән. Безнең табиблар 35-40 төрдән артык даруга рецепт язалар.
Яңа Чишмә районында ташламаларга ия булучы алты кеше 8 айга 1 пациентка 50 меңнән башлап 800 мең сумга кадәрге кыйммәтле препаратлар ала. Ә НСУ алучыларның берсе 2022 елның июненнән 2023 елның июненә кадәр 12 млн (!) сумлык дарулар алган. 

Социаль хезмәтләр җыелмасын алучы ветеран-әфганчы, Яңа Чишмә Интернат-йортында котельная операторы булып эшләүче Николай Суслов башта акча алганлыгын, әмма даруларга шактый акча киткәнен әйтә һәм хәзер НСУ ала икән. «Мин НСУ алуга күчүдән бик канәгать, 1500 сумга әлләни сатып алып булмый бит, ә хәзер мин кирәкле барлык даруларны бушлай алам», ди Николай.
Чыннан да, ай саен 1500 сумга якын акча алып, баеп булмыйдыр, мөгаен. Ләкин җитди авырулар барлыкка килгән очракта, федераль ташламаларга хакы булган кеше үз авыруы белән үзе генә кампа-каршы очрашачак. Кайбер ташламалы кешеләр тагын әллә ничә авырулары булуын исәпкә алмыйлар һәм аларны чир кискенләшкән чорда гына искә төшерәләр. Үткән еллар тәҗрибәсеннән чыгып, хроник авырулар барышы катлауланганда, югарыда күрсәтелгән 1500 сумлык компенсация дарулар сатып алуга, әлбәттә, җитмәячәк, дип әйтә алабыз. Мондый фактларның безнең районда инде булганы бар.

Шуңа күрә, ташламалардан (ягъни НСУдан) баш тартучы хөрмәтле федераль ташлама алучылар, мондый адымга барганда тагын бер кат уйласагыз, гомуми практика табибларына, ә аннары Россия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез яхшы булыр. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә ташламаларга ия булучы берничә кеше акча урынына социаль хезмәтләр җыелмасына кире кайтырга теләк белдергән.

НСУ алуга гаризаны яңарту өчен ике атна гына вакыт кала, гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев