Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Соцпакетмы, әллә акчамы: һәркем үзе карар итә

Россия Социаль фондының Яңа Чишмә бүлеге мәгълүматлары буенча 2023 елның 1 июненә социаль хезмәтләр җыелмасын федераль ташламага ия булган 1235 кеше ала, шуларның 578е аны «кирәксенмәүчеләр» (46,8%).

Социаль хезмәтләр җыелмасы аена 1469,74 сумга тигез. Бу суммага 1132,03 сумлык дару чаралары, инвалидлар һәм инвалид балалар өчен рецептлар буенча медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү, санитар-курорт дәвалануына юллама бирү — 175,12 сум һәм бушлай тимер юл транспортында дәвалану урынына һәм кире кайтуга — 162,59 сум керә.

Соцпакеттан баш тартучылар Акбүре, Андреевка, Петропавел Бистәсе, Чаллы Башы һәм Сөлчә-Баш кебек торак пунктларда күбрәк.

— Шикәр диабеты, бронхиаль астма, эпилепсия, хроник бөер, онкология кебек авырулар һәм башка чирләр бар, бу очракта социаль хезмәтләр җыелмасыннан (НСУ) баш тартырга ярамый, — ди РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. — Югарыда күрсәтелгән авыруларны дәвалау өчен 4-5 мең сумнан һәм аннан да югарырак булган дару препаратлары кирәк.
Мәсәлән, 2023 елның 1 яртыеллыгында НСУ алучыларга 4 млн.340 мең сумлык 10,1 меңнән артык рецепт бирелгән, ә заявка 4 млн. 120 мең сумлык бирелгән иде. Безнең табиблар 35-40 төрдән артык дару өчен рецептлар язалар.

Яңа Чишмә районында ташламага ия булган алты кеше кыйммәтле препаратлар ала, 6 айга 1 пациентка 53 мең сумнан 630 мең сумга кадәр бәядә.

Ай саен 1500 сумга якын акча алып, баеп булмый. Ләкин җитди авырулар барлыкка килгәч, федераль ташламалы кеше үз авыруы белән бергә-бер кала. Кайбер ташламалы кешеләр үзләрендә бер кочак чир булуын исәпкә алмыйлар һәм алар турында чир көчәйгән чорда гына искә алалар. Үткән еллардагы тәҗрибәдән чыгып, хроник авырулар белән авырган очракта, югарыда күрсәтелгән компенсация даруларга җитми дип әйтә алабыз. Мондый фактлар безнең районда инде булгалады.

Шуңа күрә, ташламалардан (ягъни НСУдан) баш тарткан хөрмәтле федераль ташламага ия булучылар! Тагын бер тапкыр уйлагыз, гомуми практика табибына, ә аннары Россия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Сүз уңаенда, шушы көннәрдә ташламага ия булган 8 кеше акча урынына социаль хезмәтләр җыелмасына кире кайтырга теләк белдергән.
НСУны яңарту өчен 2023 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев