Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Талпаннардан сакланыгыз!

Чистай «Роспотребнадзор» идарәсе искәртә: талпаннар яз уртасында һәм җәй башында нык активлаша.

2022 елда Яңа Чишмә районында талпан тешләүнең 54 очрагы теркәлгән, бу 2021 елга караганда 2 тапкырга күбрәк. Талпан кадалу очракларының 18,5%ы  балалар арасында теркәлгән. Яңа Чишмә районы - ТРның талпан вирусы энцефалиты һәм боррелиозы буенча эндемик булган 30 территориянең берсе.

         Шуңа күрә, табигатьтә булганда, дымлы, күләгәле, куе урманлы һәм үләнле урыннардан сакланыгыз, талпаннар ешрак очрый торган яшь усак үсентеләре, кура җиләге куаклыгы үскән урыннарда булырга тырышмагыз.

Урман сукмаклары һәм юл кырыйларында да талпаннар күп була, алар кечкенә, бер метр биеклектәге ботакларда, куакларда һәм үлән сабакларында үз корбаннарын «көтеп» торырга мөмкин.

Шуңа күрә җилле һәм кояшлы, иркен аланлы урыннарны гына сайлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев