Ташламалы юлламалар кемгә тиеш?
Ел саен районның социаль яклау бүлеге аша берничә дистә кеше республика санаторийларында һәм тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыта.
2019 елда Татарстан хастаханәләрендә 18 кеше ял иткән - бу мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүчеләр. Моннан тыш, 33 пенсионер (инвалидлыгы булмаган) сәламәтлекләрен ныгыткан.
Ташламалы юлламаларны рәсмиләштерү һәм бирү эшен районның социаль яклау бүлеге башкара (гаилә әгъзаларының керемнәренә карап, юллама бәясе 1,5-2,5 мең сум тәшкил итә). Хәзерге вакытта 30дан артык кеше чиратта тора һәм ял итәргә китүче беренче 5 кеше 13 февральдә Әлмәт шәһәренең «Зәңгәр күл» шифаханәсенә барачак.
Кызганычка каршы, ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләрнең барысы да ташламалы юлламаларга исәп тота алмый. Эш шунда ки, 2019 елның апреленнән яңа төшенчә – гаиләнең милек белән тәэмин ителеше дәрәҗәсе барлыкка килгән. Бу гаилә әгъзаларының милекләре булу белән аңлатыла:
- гаиләнең һәр әгъзасына исәпләгәндә мәйданы 40 кв. метрдан артык булган торак бина;
- гаиләнең һәр әгъзасына 23 кв. метрдан артык булган ике яки аннан күбрәк торак бина;
- бер яки берничә җир участогы, аларның гомуми мәйданы гаиләнең бер әгъзасына исәпләгәндә 0,2 гектардан (20 сутыйдан) артып китә.
Моннан күренгәнчә, әгәр мөрәҗәгать итүче пенсионерларга ай саен акчалата түләү яки балага айлык пособие, шулай ук дәвалануга юллама сорап мөрәҗәгать иткән һәм шул ук вакытта аның гаиләнең милек белән тәэмин ителеше тиешле күләмнән артып китә икән, соратып алына торган дәүләт хезмәтләрен билгеләгәндә аңа баш тартачаклар.
Кызганычка каршы, шуның аркасында ташламалы юлламалардан районның күп кенә кешеләре файдалана алмый, чөнки күпчелегенең берничә гектар җир пайлары бар, ә кайберләренең торак мәйданнары зур. Барлык сораулар буенча социаль яклау бүлегенә 2-41-42, 2-41-18 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм сезгә, һичшиксез, консультация бирәчәкләр.
Хәзер инвалидларны бушлай юлламалар белән тәэмин итү турында берничә сүз – бу хезмәтне Социаль иминият фонды күрсәтә. 2018-2019 елларда республика шифаханәләрендә 50 инвалид бушлай ял иткән. Февраль башына 104 кеше чиратта тора, шул исәптән 15 инвалид бала. Безнең районда яшәүчеләрнең әлеге категориясе өчен беренче юлламалар агымдагы елның май аенда көтелә.
Әгәр безнең газета укучыларыбызда сораулар туса - языгыз, безгә шалтыратыгыз, без сезгә җавап бирергә тырышырбыз.
Азат МУСИН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев