Татарстанда COVID-19дан пациент үлеменең унынчы очрагы теркәлгән
1963 елда туган Казанда яшәүче кеше вафат булган.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 75 очрагы ачыкланган. Күршеләребездә - Түбән Кама районында авыручылар саны 7 кешегә арткан.
75 кешенең 24е хастаханәгә урнаштырылган, 51е - авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән дәвалана.
Иң күп очрак Казанда ачыкланган - 24, Яр Чаллыда - 23.
Түбән Камада - 7, Апаста - 6, Балык Бистәсе районында - 4, Яшел Үзән районында - 3, Питрәч районында - 2, Әлмәт, Әтнә, Лаеш, Биектау, Саба һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Узган тәүлектә авыручылар яшь буенча:
18 яшькә кадәр-1
18дән 30га кадәр - 3
30дан 50гә кадәр - 31
50дән 60ка кадәр -14
60тан 70кә кадәр -16
70тән 80гә кадәр -7
80нән 90га кадәр -3
Барлыгы 22 майга Татарстанда 2621 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Мөмкин булганча өйдә калыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев