18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 45 кеше өйдә дәвалана. Узган тәүлек эчендә 133 пациент сәламәтләнгән.
ТР буенча авыруның 63 очрагы: 1 - читтән кертелгән, 62 – контактлы.
Казанда-26, Чаллыда-18, Чүпрәле районында – 7, Буа районында – 3, Әтнә һәм Балтачта икешәр очрак, Аксубай, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәрге балалар - 3
18дән 30га кадәр - 12
30дан 50гә кадәр - 15
50дән 60ка кадәр - 13
60тан 70кә кадәр - 12
70тән 80гә кадәр - 8.
Ил буенча авыручыларның гомуми саны-362 342 кеше.
Үзегезне саклагыз. Мөмкин булганча өйдә калыгыз.
Нет комментариев