Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

“Театр – әкияти дөнья”

(Чаллы Башы мәдәният йортының халык театры коллективы белән очрашу)


“Татарстан музей язы – 2019” республика акциясе кысаларында 2019 елның 2 апрелендә  “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”нда Россиядә Театр елына багышланган “Театр – әкияти дөнья” чарасы узды. Кичәнең кунаклары Чаллы Башы мәдәният йортының халык театры коллективы иде. Башта музей мөдире Сабирова Гөлнар Камил кызы театр тарихына кечкенә генә экскурс оештырды. Эчтәлекле тематик презентация слайдлары буенча бер пәрдә икенчесенә салмак кына күчте. “Шундый төрле театр” дип аталган беренче пәрдә кичәдә катнашучыларны  сәнгатьнең әлеге иң гүзәл төренең төрлелеге белән таныштырды. Икенче пәрдә “Театр турында мин нәрсә беләм? “ дип аталган иде, анда кунаклар театр турында викторина биремнәрен чиштеләр һәм театрның табышмак, көтелмәгән вакыйга, могҗиза булуына тагын бер кат инандылар. “Мине аңла” исемлесендә алар үзләрен спектакль режиссёры ролендә сынап карадылар. Ә “Пантомималар театры” нда (дүртенче пәрдә) конкурста катнашучыларның мимикасы, хәрәкәте буенча  суфлер, гример, костюмер һәм декоратор кебек театраль һөнәрләрне таныдылар.
Чара ахырында театр җитәкчесе Дәүләтшина Илсөяр Кыям кызы үз коллективының уңышлары турында сөйләде, ә артистлар, үз чиратында, спектакльдән күренеш күрсәттеләр. Әлеге тулы программалы чара искиткеч матур, тылсымлы, гаҗәеп, серле дөнья - театр дөньясына чумарга ярдәм итте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев