Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Тигәнәк тә дәвалый, җыеп калыгыз!

- Питраудан соң җыелган дару үләннәренең шифасы бетә дигән сүз белән килешмим. Аларны җыйган кеше һәр үләннең кайчан чәчәк атуын, кайчан көч туплавын һәм кайчан җыярга кирәклеген үзе белә.

Дару үләннәренә килгәндә, хәзер җиләк арасында үсә торган төк чәчәк (манжетка), бака яфрагын (подорожник), җиләк яфракларын, үги ана яфрагын, ромашка, кычыткан, тәкәмөгез (кандала үләне, донник), цикорий, меңьяфрак (тысячелистник), хан үлән (иван-чәй), канлы үлән (чистотел), чәчәк аткан булса, эт тигәнәген (репешок), кыр наратбашы (хвощ полевой), каен яфрагын җыярга була. Бөтен чәчәк аткан үсемлекне дә җыя аласыз дип әйтергә мөмкин, алар хәзер бер-берләре белән ярыша-ярыша үсә. 
– Үләннәрне иң яхшысы чормада яки җилләтелә торган бинада киптерү. Бака яфрагы, үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерегез. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлый. Берәр көннән икенче ягына әйләндереп киптерәсе була. Ромашка, мәтрүшкәләрне бәйләм итеп җыеп элеп тә киптерә аласыз. Каен яфрагын да миннеккә җыйган кебек бәйләп киптерегез. Үлән тамырларын исә кояшта киптерергә кирәк, – дип киңәшләрен бирә халык табибы. 
Фирая ханым газета укучыларыбызга сыналган бер рецепт та тәкъдим итә. Әмма аны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Өч литр әче суга бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы һәм марляга төенчек итеп бәйләп куелган бер кечкенә генә ботакчык канлы үлән саласыз (яфрагы, чәчәге һәм тамыры белән бергә алып яхшылап юасыз). Банканы ун-унбиш көнгә караңгы урынга куясыз. Аннары сөзеп алып, суыткычта саклыйсыз. Төнәтмәне бер аш кашыгы эчә башлап, акрынлап стаканның өчтән бер өлеше кадәр эчә аласыз. Кимендә ике атна эчәсе була. Яман шешкә каршы да, канны чистарту өчен дә кулланырга була бу рецептны. Кыш көне исә киптергән канлы үлән кулланасыз. 

– Канлы үләннең согы белән сөялләр, папилломавирусларны да яндыралар. Әмма аны бик сак эш итәргә кирәк, чөнки ул яндыра. Ачык яраларга да кулланмаска киңәш итәм. Канлы үләннең согын эчүчеләр дә бар, аны бик-бик аз дозада, су белән кушып, аеруча сак эчәргә кирәк. Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп эчә аласыз, ул бөерләргә, буыннарга яхшы. Ярты литр кайнап чыккан суга биш-алты яфрак салып төнәтәсез. – Каен яфрагы башка күп үләннәр белән дус. Шунда ук карлыган, кура җиләге, сырганак (облепиха), гөлҗимеш, миләш яфрагын да сала аласыз. Күп кенә бакчачылар корткычларга каршы җимеш куакларына химикатлар сибә. Андый куаклардан алынган яфракларны кулланырга ярамый. Шактый вакыт үткәч, химикатлары очып беткәч кенә ярый. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tignk-t-dvalyy-yep-kalygyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев