Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

«Үзвакытында үткән профилактика — сәламәтлек нигезе!»

Нык сәламәтлек — озын һәм актив тормыш нигезе. Сәламәтлекне озак еллар дәвамында саклап калу өчен профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны вакытында үтәргә кирәк.

Диспансерлаштыру авыруларны профилактикалау буенча төп чараларның берсе булып тора, ул авыруларны, шулай ук аларның үсешенә юл куйган куркыныч факторларны башлангыч чорда ук ачыклауга юнәлдерелгән. Ул профилактик медицина тикшерүен һәм өстәмә тикшерүләрне дә үз эченә ала. 

Диспансерлаштыру сәламәтлекнең кайсы аспектларына күбрәк игътибар бирү кирәклеген аңларга ярдәм итә. 

Еш кына кешенең тулысынча яки өлешчә савыгуы аңа диагнозның вакытында куелу һәм дәвалый башлау белән бәйле.

Диспансеризацияне ничә тапкыр үтәргә кирәк?

Организмны яшьтән үк даими тикшереп торырга кирәк. Гадәттә 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләргә диспансерлаштыруны 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен үткәрергә киңәш ителә. 

2024 елда диспансеризацияне үтү 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003, 2006 елларда туган кешеләргә тиешле. 

Диспансерлаштыру 2 этапта үткәрелә:

I этап (скрининг) пациентларда хроник йогышлы булмаган авыруларның билгеләрен, аларның үсеш алуын, табиб билгеләмәгән килеш наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану фактларын ачыклау максатыннан үткәрелә; 
II этап башлангыч диагнозны аныклау өчен өстәмә тикшерүләр үткәрүгә медицина күрсәтмәләрен ачыклауга юнәлдерелгән.

Диспансеризациягә ничек язылырга?

1. «Дәүләт хезмәтләре» аша.
2. Паспорт һәм медицина полисы белән яшәү урыны буенча поликлиникага килеп.

Эшләүче гражданнарга диспансерлаштыруны үтү өчен эштән 1 көн бирелә (түләүле). 

Диспансерлаштыру — борчыган симптомнар буенча квалификацияле белгечләрдән консультация алу өчен бик яхшы мөмкинлек. Иң мөһиме, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү, ул күп очракларда нәтиҗәсез булырга мөмкин.

Үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга һәм диспансерлаштыруны вакытында үтәргә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев