Яңа Чишмә районында - 12 ВИЧ-инфекцияле авыру
Яңа Чишмә районында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында ВИЧ инфекциясен йоктыру буенча хәлләр торышы һәм профилактика чаралары турында фикер алыштылар.
Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев үткәрде.
Комиссия әгъзалары Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменскаяны тыңладылар. Ул 2022 елның I кварталында районда ВИЧ инфекциясен йоктыру буенча хәлләр торышы хакында сөйләде.
2022 елның 1 апреленә Яңа Чишмә районында ВИЧ-инфекцияле 12 кеше диспансер исәбендә тора, алар арасында 7 ир-ат һәм 5 хатын-кыз (шуларның берсе - йөкле). 12 авыруның 8е ретровируска каршы терапия ала. Флюорография һәм диспансер тикшерүен барлык 12 кеше дә узган. ВИЧ-инфекцияле бер кеше вафат булган.
2022 елның I кварталында 309 кеше ВИЧка анализ биргән, уңай нәтиҗәләр теркәлмәгән.
Александр Еронтьев бу юнәлештәге профилактик эшнең даими булырга тиешлеген билгеләп үтте. Мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренә балалар һәм яшьләр белән эшне систематик рәвештә алып барырга, тематик чаралар оештырырга, РҮХ хезмәткәрләренә хезмәт коллективларында профилактик лекцияләр үткәрергә, район газетасында әлеге темага материаллар бастырырга кирәк.
Утырыш ахырында агымдагы елга эш планы кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев