Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмә районында авыраучылар саны арта

Соңгы вакытта коронавирус, хастаханәдән тыш пневмония һәм ОРВИ йоктыручылар санының артуы күзәтелә.

Татарстанда коронавирус белән 27300дән артык кеше чирләгән. Шулардан 23400 кеше тулысынча сәламәтләнгән һәм хастаханәләрдән чыгарылган.

Кызганычка каршы, үлем очраклары арта бара. Барлык чорда 770, шул исәптән узган атнада 26 кеше үлгән (алар арасында 30-40 яшьлекләр дә бар).

Яңа Чишмә районы буенча коронавирус белән авыраучыларның гомуми саны 80 кешегә җиткән, соңгы атнада лабораториядә тагын 2 очрак расланган. Шулай ук атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 40 очрагы теркәлгән. 6 октябрьгә стационарда 28 кеше дәвалана, шуларның 9ы - Чистай шәһәренең ковид госпиталендә. ОРВИ белән авыручылар да күбәйгән - соңгы атнада 143 авыру очрагы теркәлгән.

Районда вазгыять киеренке кала, шуңа күрә барлык санитар куркынычсызлык чараларын үтәргә, массакүләм чаралар үткәрүне чикләргә кирәк.

Коронавируска каршы вакцинацияләү дәвам итә. Районга барлыгы 8650 доза вакцина кайтарылган. 7580 кеше прививка ясаткан, шул исәптән 6930 кеше прививканың икенче дозасын алган. Районда вакцина запасы бар.

Шул ук вакытта гриппка каршы вакцинацияләү дә бара. Кайтарылган 3500 дозадан 2642 кеше файдаланган, шул исәптән 1100 бала.

Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, прививка ясату өчен РҮХгә һәм җирле ФАПларга мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев