Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмә районында вирус белән бәйле вазгыять киеренке кала

Яңа Чишмә районында авырулар белән бәйле хәлләр торышы киеренке кала, хастаханәдән тыш пневмония һәм ОРВИ белән чирләүчеләр саны арта бара.

Бу хакта атналык планеркада Роспотребнадзорның баш белгече Гөлфирә Мостафина хәбәр итте.

Атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 26 һәм ОРВИның 130 очрагы теркәлгән. 36 авыру стационарда дәвалана, шуларның 13е - Чистай госпиталендә.

Соңгы атнада районда коронавирус йоктыруның ике очрагы лаборатор расланган (пандемия башланганнан бирле авыраучыларның гомуми саны 76 кешегә җиткән).

Барлык учреждениеләрдә һәм оешмаларда ковидка каршы барлык чараларны тайпылышсыз үтәргә, массакүләм чаралар үткәрүне чикләргә кирәк. Коронавирус һәм гриппка каршы прививканы ясамаган кешеләргә РҮХ поликлиникасына яки җирле ФАПларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Районга коронавируска каршы 8050 доза вакцина кайтарылган. Вакцинацияләүне 7500 кеше узган, шул исәптән 6930 кеше прививканың икенче дозасын алган.

Грипптан исә 4500 доза вакцина кайтарылган, прививканы 1200 кеше ясаткан, шул исәптән 540 бала.

Хөрмәтле район халкы! Барыгыздан да үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны үтенәбез, әлеге мәкерле чирдән арынырга бары тик вакцина ясату гына ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев