Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмә РҮХдә гериатрия кабинеты ачылды

Табиб-гериатр өлкән яшьтәге һәр пациентка индивидуаль якын килүне (подход) табачак.

«Ноябрь башында Яңа Чишмә поликлиникасы каршында гериатрия кабинеты ачылды. Биредә Яңа Чишмә РҮХнең тәҗрибәле табиб-эндокринологы Рәсилә Әхсәнова эшләячәк. Быел Рәсилә Маликовна Казан медицина академиясендә яңадан укып, табиб-гериатр квалификациясе алды», - дип хәбәр итте «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская.

Роменская шулай ук кабинетның ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Рифнур Сөләймановларның химая ярдәме белән җиһазландырылуын билгеләп үтте.

«Әлеге кабинет ачылу белән без инде өлкәннәргә генә хас булган симптомлы кешеләргә квалификацияле ярдәм күрсәтә алабыз. Әйтик, хәтер кимү, йөреш бозылу, баш әйләнү, арка, күкрәкләр, буыннар авырту һ. б. Өлкән яшь төркемендәге пациентларга индивидуаль якын килү ашыгуны яратмый. Шуңа күрә гериатрия кабинеты көненә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән өчтән дә артык пациентны кабул итә алмый», - диде табиб-гериатр Рәсилә Әхсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев