Яңа Чишмәдә коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 71 яңа зарарлану очрагы расланган.
Тәүлек эчендә 165 кеше терелгән. Бүгенге көндә зарарланган кешеләрнең гомуми саны 1832 кеше тәшкил итә.
11 балада, 30 яшькә кадәрге 6 кешедә, 30дан 60 яшькә кадәр 29 кешедә һәм 60тан 90 яшькә кадәрге 25 кешедә коронавирус йоктыру ачыкланган.
Сводкадан күренгәнчә, инфекция яшькә карамый. Бу хакта онытырга түгел, сакланырга, кешеләр белән элемтәгә кергәндә, җәмәгать урыннарында булганда шәхси саклану чараларыннан файдаланырга кирәк.
Географиягә килгәндә, ул шулай ук киң кала бирә. Исемлек башында безнең башкала – 30 кеше, Яр Чаллыда – 22, Алабуга районында – 5, Әлки районында – 4, Арча районында – 3, тагын җиде районда – Әгерҗе, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама һәм Теләче районнарында берәр зарарланган кеше бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев