Яңа Чишмәдә Медицина десанты
РФ ССМ КДМУ проектын тормышка ашыру кысаларында «Балаларның сәламәтлеге - ил байлыгы» дигән Медицина десанты «Родич» Хәйрия фонды ярдәмендә Яңа Чишмә РҮХ җирлегендә Казан медицина университетының балалар хирургиясе кафедрасы белгечләре тарафыннан Яңа Чишмә авылы һәм райондагы башка авыл балаларына медицина тикшерүе уздырылган.
КДМУ һәм ДРКБ балалар хирургиясе кафедрасының профильле медицина белгечләре 100 дән артык тикшерү һәм консультация үткәргән. Кечкенә пациентларны көн дәвамында докторлар һәм медицина фәннәре кандидатлары, профессорлар, доцентлар: кардиохирург, кан тамырлары хирургы, уролог-андролог, балалар хирургы, ортопед-травматолог, балалар неврологы, педиатр кабул иткән.
Медицина десанты балалар арасында авыруларны иртә диагностикалау һәм профилактикалау, сыйфатлы һәм һәркем ала алырлык медицина ярдәмен тәэмин итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максаты белән уздырылган.
Әлеге проектның инициаторы-медицина фәннәре докторы, профессор В. И. Морозов, ә аны Яңа Чишмәдә үткәрүне башлап җибәрүче ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Петропавел Бистәсендә туып-үскән тарих фәннәре кандидаты, доцент Л.К. Уманская.
Белгечләр тарафыннан үткәрелгән тикшерү һәм карау нәтиҗәләре буенча һәр балага аерым сәламәтләндерү һәм дәвалау планы төзелгән. Күп пациентлар Казан шәһәренә ДРКБ белгечләренә өстәмә тикшерүгә җибәрелгән.
Яңа Чишмә районы администрациясе ата-аналар һәм балалар өчен 200 км ара үтеп Казан шәһәренә бармый гына тар белгечләргә күренү мөмкинлеге биргән әлеге проектны хуплаган һәм тормышка ашырган өчен КДМУ ректоры Александр Созиновка рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев