Яңа Чишмәдә вакцинация дәвам итә
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмәдә вакцинация дәвам итә

17 февральгә районда яшәүче 295 кеше коронавирустан прививка ясаткан, дип хәбәр иттеләр безгә РҮХдә.

Тагын 200дән артык кеше вакцинациягә язылган һәм чакыру көтә.

Вакцинаның чираттагы партиясе районга бу атна ахырында кайтарылачак һәм вакцинация дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, прививка поликлиникада 18 яшьтән өлкән булган һәркешегә бушлай ясала


Нет комментариев