Яңа Чишмәгә «тәгәрмәчле» поликлиника киләчәк
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмәгә «тәгәрмәчле» поликлиника киләчәк

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын һәм «Мобиль поликлиника» программасын гамәлгә ашыру кысаларында безнең районга авыл халкына уңайлы медицина ярдәме күрсәтү өчен Казаннан табиблар белән автопоезд киләчәк.


5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр кабул итү Екатерина Бистәсендә, 11-15 ноябрьдә – Красный Октябрьдә, 18-22 ноябрьдә - Шахмайда, 25-29 ноябрьдә Ленинода булачак (табибларга күрше авыллардан да киләчәкләр).
Кабул итү диспансер күзәтүендә торучы авырулар өчен һәм диспансерлаштыруның 2 этабын узу өчен булачак. Аларны кардиолог, невролог, хирург, эндокринолог кабул итәчәк, ә өстәмә кабул итүне тар белгечләрдән торган башка табиблар башкарачак.
Район халкының сораулары бар икән, үз ФАПларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Нет комментариев