Утырыш сәгать 10.00дә Яңа Чишмә муниципаль район Советының зур залында узачак.
16 мартта дүртенче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советының 32 нче утырышы булып узачак. Көн тәртибендә 12 мәсьәләне карау планлаштырылган. Көн тәртибе белән җентекләбрәк танышу өчен Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтында (http://novosheshminsk.tatarstan.ru/rus/proekti-dokumentov.htm) «документлар проектлары» төймәсенә басып, «документлар» бүлегенә керегез. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутатларын район Советы утырышында катнашырга чакырабыз.
Утырыш Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 нче йорт адресы буенча узачак.
Нет комментариев