Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

18 ноябрьдә - Яңа Чишмәдә ярминкә

18 ноябрьдә район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча чираттагы ярминкә узачак.

4 ноябрьдә яңа урында узган ярминкәдә кеше күп булды һәм барлык продукциягә ихтыяҗ зур иде. Кышка таба район халкының продукциягә ихтыяҗ артуын исәпкә алып, ит, сөт һәм ит продукцияләре, яшелчә, балык һ. б. сату буенча тагын бер ярминкә үткәрергә карар ителгән.

Ә узган шимбәдә, 11 ноябрьдә, безнең эшмәкәрләр Казандагы чираттагы ярминкәдә катнашты. 2 тоннадан артык ит (бозау ите, ат ите), 150 түшкә кош ите (тавык, үрдәк, мулард, күркә), 1,5 тонна яшелчә, камыр ризыклары һәм сөт продукциясе сатылган.

Керем 1,2 млн сум тәшкил иткән. Казанда киләсе ярминкә - 25 ноябрьдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев