Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

19 ноябрь — Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көне

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән.

Акциянең максаты: ЮХИны тәэмин итү, ЮТҺләр нәтиҗәсендә үлем һәм травматизмны киметү, юлда ЮХКләрен бозуга каршы тору проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, шулай ук ЮТҺ корбаннарын искә алу һәм аларның якыннарының тирән кайгыларын уртаклашу.

13-19 ноябрьдә Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Бөтендөнья юл хәрәкәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак: профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, мәгариф оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары үтәчәк. 

Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр автомәктәктәпләрендә белем алучылар, хәрәкәтнең яшь инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «ЮХИ» ДБУ хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, медиаперсоналар катнашачак. 

16 ноябрьдә акциядә катнашучылар юл-транспорт хәрәкәте тыгыз булган урамнарда һәм юл киселешләрендә плакатлар ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәячәкләр һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар таратачаклар.

17 ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне» булып узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев