2 сентябрьдә районның 1307 укучысы парта артына утырды
110 беренче сыйныф укучысы өчен беренче кыңгырау чыңлады
Тантаналы линейка - традицион мәктәп бәйрәме - барлык укучылар өчен, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч чара. Чөнки 11 ел буе аларның тормышында мәктәп зур әһәмияткә ия булачак.
Яңа Чишмә урта мәктәбендә уку елы менә ничек башланды
Тантаналы линейкада белем бирү эшчәнлегенә катнашы булган һәркемне (укучылар, мәктәп коллективы, укучыларның ата-аналары, әби-бабалары) беренчеләрдән булып мәктәп директоры Ольга Лазарева сәламләде.
Ул билгеләп үткәнчә, районда иң яхшы мәктәпләрнең берсе булган бу мәктәпнең парталары артына быел 239 укучы утырачак. Шулардан - 19 бала -аның бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк. Биредә аларны мәктәпкә чын күңелдән бирелеп эшләгән, балаларны яраткан, 25 еллык хезмәт стажы булган укытучы Наталья Холина каршы алды. Нәкъ менә ул беренче 4 елда аларның икенче әнисе булачак.
«Бүген, 2 сентябрьдә, сез безнең тату мәктәп гаиләсен тулыландырдыгыз, - дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры беренче сыйныфларга һәм мәктәп укучыларына. - Сезнең һәрберегез ныклап белемгә омтылачак, иҗат белән мавыгачак һәм мәктәптә актив яшәү рәвеше алып барачак, үзенең күпкырлы талантларын үстерәчәк һәм бу эштә сезгә безнең педагоглар коллективы ярдәм итәчәк. Ә мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары тырышлык һәм активлык күрсәтүдә сезгә үрнәк булырлар. Сезнең мәктәп елларыгызның бәхетле булуын телибез».
Яңа Чишмә районы Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин да укучыларны яңа уку елы белән котлады:
«Минем, беренче чиратта, беренче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итәсем килә, аларга мәктәп елларының иң җылы һәм онытылмаслык булуын, яхшы укуларын телим. Укуда гына түгел, спортта да, иҗатта да, башка танып белү өлкәләрендә дә үсәргә кирәк. Калган укучыларга барлык фәннәр буенча белемнәрен яхшыртырга, ә өлкән сыйныф укучыларына яшьлекнең төп имтиханына - БДИ һәм ОГЭга тырышып әзерләнүләрен, гомумән, барыгызга да уңышлар телим»
Аннан соң ата-аналар исеменнән Александра Суворова чыгыш ясады. Ул мәктәп коллективына бу уку елының уңышлы булуын теләде. Балаларга җиңел укулар, яңа белемнәр, югары билгеләр һәм һәрвакыт яхшы кәефтә булуларын теләде.
Беренче сыйныф укучылары һәм унберенче сыйныф укучылары бу тантананың иң төп геройлары булдылар. Балалар күңелле шигырьләр сөйләделәр, өлкәннәр исә аларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерделәр, бергәләп мәктәптә традицияләр дәвамлылыгы темасына флешмоб үткәрделәр.
Ата-аналарның алкышлары һәм яңа уку елы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлавыннан соң беренче мәртәбә, беренче сыйныфка керүче укучылар мәктәп бусагасын атлап керделәр.
Аларга өлкән сыйныф укучылары да иярде. Хәерле сәгатьтә, балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев