20 апрельдә Яңа Чишмәдә район Советының 33 нче утырышы булып узачак
Хөрмәтле Яңа Чишмә муниципаль районының дүртенче чакырылыш депутатлары!
2023 елның 20 апрелендә иртәнге сәгать 10да Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасының зур залында Яңа Чишмә районының дүртенче чакырылыш район Советының 33 нче утырышы булып узачак. Көн тәртибе буенча 13 мәсьәләне карау планлаштырыла. Көн тәртибе белән Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин. Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутатларын район Советы утырышында катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев