Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2023 елның 10 июленнән 9 августына кадәр кошчылык объектларын биологик яклауны тәэмин итү буенча «Чайка» айлыгы игълан ителгән

Яңа Чишмә районында ветеринария профилактикасы айлыгы уза. Рәсми чыганаклар мәгълүматы буенча, 2023 елның 6 аенда 28 төбәктә югары патогенлы кош гриппының (ВГП) 62 чыганагы теркәлгән. Шул ук вакытта 46 чыганак типик булмаган ярымсинантроп кошларда (акчарлаклар) ВГП килеп чыгу белән бәйле.

Татарстан Республикасында ВГП очракларын теркәүнең шактый артуын исәпкә алып, 2023 елның 10 июленнән 9 августына кадәр кошчылыкны биологик яклауга юнәлдерелгән «Чайка» айлыгы үткәрелә, шул исәптән түбәндәге гамәлләр башкарыла:

Кошлар җыела торган урыннар (су объектлары һәм аларга якын территорияләре, чүплекләр, калдыклар урнаштыру территорияләре, кошларның оялау урыннары) буенча рейдлар үткәрелә, патологик материалга, тизәк пробаларына ВГПга диагностика ясала; кыргый һәм йорт кошлары арасында ВГПны китереп чыгаручы вирус әйләнешен ачыклау буенча мониторинг чаралары булдырыла; кошчылык объектларында биологик саклану чараларын бәяләү үткәрелә. Шулай ук чирләп үлгән кош түшкәләрен вакытында табу һәм юк итү, шулай ук аларның табылу урыннарын дезинфекцияләү буенча чаралар күреләчәк.

Яңа Чишмә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы, ветеринария берләшмәсенең баш табибы А. М. Никитин биоресурслар буенча 1 категорияле белгеч В. В. Ведякин белән берлектә Яңа Чишмә районында су объектларын һәм аларга якын территорияләрне йөреп чыкканнар. 

Йорт хуҗалары кош-кортларның ябык биналарда гына булырга тиешлеген, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә кошларның үз-үзләрен тотышында һәм сәламәтлекләрендә булган барлык үзгәрешләр, шулай ук үлгән һәм авыру кыргый кошлар табылуы турында оператив хәбәр итәргә кирәклеген белергә тиешләр. Документлары булмаган кош-кортларны сатып алырга ярамый. Бу гамәлләрнең барысы да йорт кош-кортларын куркыныч авырудан саклап калырга ярдәм итәчәк.

2023 елның 10 июленнән 9 августына кадәр кошчылык объектларын биологик яклауны тәэмин итү буенча «Чайка» айлыгы игълан ителгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев