Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсәдә һәлак булган солдат истәлеген мәңгеләштерүче мемориаль такта ачылды

Әдәмсә авылы мәктәбендә Илһам Ярашев истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды.

Бүген Әдәмсә мәктәбендә анда укыган һәм аны тәмамлаган, Украинада махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илһам Ярашев истәлегенә мемориаль такта ачуга багышланган митинг булып узды.
Илһам 1989 елның 28 мартында туган, 2023 елның 17 гыйнварында һәлак булган.  Ул Донбассны националчылардан  азат итеп, үзенең хәрби бурычын лаеклы үтәгән һәм 33 яшендә һәлак булган. Илһам Даниэль улы Ярашев һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде.
Мәктәп укытучылары, үзләренең укучысын искә төшереп, аның нинди олы гәүдәле һәм көчле, шул ук вакытта шат күңелле һәм игелекле булуы турында сөйләделәр. 
Митинг Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыравыннан башланып китте. Укучылар, укытучылар һәм  митингта катнашучы күп кенә кешеләр гимннарның  сүзләрен кабатладылар. 
Чарага хөрмәтле кунаклар: Илһамның әнисе Гөлфия Вәгыйзова, тол калган хатыны Людмила Ярашева, район башлыгы Вячеслав Козлов, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, ветераннар советы рәисе Михаил Борисов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның Татарстан Республикасында эшләү буенча ярдәмчесе Светлана Мартышова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Гурьева,  Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова һәм авыл халкы да килгән иде.
Мемориаль тактаны ачу хокукы Илһамның иң якын кешеләре - Гөлфия Далларисовнага һәм Людмила Николаевнага бирелде.
Мемориаль тактага чәчәкләр куелганнан соң, митингта катнашучылар  авылдашлары Илһам Ярашевны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Вячеслав Козлов  мәктәп укучыларын өлкән иптәшләре истәлегенә лаек булырга һәм яхшы укырга өндәде.
 «Ул да сезнең кебек үк бу мәктәптә укыды һәм  мобилизацияләнүчеләр сафына басып, үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде».  
Шулай ук район башлыгы геройның туганнарына мөрәҗәгать итте: «Бу - барыбыз өчен дә бик авыр югалту, ә сезнең өчен бигрәк тә. Югалту ачысы йөрәкләрдә таш булып кала, әмма югалткан  кешеләребез турында истәлекләр күңел түрендә  мәңге яши. Аллаһы Тәгалә алга таба да сезгә куркәм сабырлыклар бирсен».  
Һәлак булган солдатның туганнарына РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән акча тапшырылды һәм Илһам Ярашевның фаҗигале  төстә һәлак булуы сәбәпле, аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашу турындагы Хөкүмәт телеграммасы укылды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Илһам Ярашевның туганнарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев