«Җәяүле» операциясе башланган
Татарстан Республикасында 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр «Җәяүле» профилактик чаралары уза.
Агымдагы елның 9 аенда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 46 кеше һәлак булган, бу юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарның 22,4 процентын тәшкил итә.
Җәяүлеләрне машина белән бәрдерү очракларының күбесе тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күпчелек очракта бу җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмау белән бәйле.
Җәяүлеләр кичүләрендә 291 ЮТҺ теркәлгән, аларда 10 кеше һәлак булган һәм 289 кеше зыян күргән.
Юлларда сак булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев