Акбуре авылында туган, хәзер Казанда яшәүче эшмәкәр Рамил Шәйдуллин үз якташларына «Яңа Чишмә хәбәрләре» район газетасына язылуны рәсмиләштерергә ярдәм итте.
Без Рамил Шәйдуллинга газетабызга яздыруда ярдәм итүен сорадык, һәм ул шунда ук җавап биреп, 14 якташына акча күчерде.
Алар арасында хезмәт ветераннары, инвалидлар һәм СВОда катнашучыларның гаиләләре бар.
Якташыбызга спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез, аңа нык сәламәтлек һәм бизнесында уңышлар телибез.
Нет комментариев