Яңа Чишмә районы буенча 2025 ел өчен физик затларга салымнарның (җир, транспорт һәм мөлкәт салымнары) гомуми суммасы 32,2 млн. сум тәшкил итә, бу 2024 ел белән чагыштырганда 1,7 млн. сумга күбрәк.

Салымнарның гомуми суммасында җир салымы 8,69 млн. сум, мөлкәт салымы — 4,73 млн. сум, транспорт салымы — 18,75 млн. сум тәшкил итә.
8 октябрьгә җир салымы 2,67 млн. сум күләмендә түләнгән, бу гомуми сумманың 31 процентын тәшкил итә. Бу салымны җыю буенча Черемухово (57%), Акбуре (43%), Ленино (42%), Акъяр (37%), Шахмай һәм Тубылгытау (һәрберсендә 35%) авыл җирлекләренең күрсәткечләре яхшы.
Әлегә Красный Октябрь һәм Яңа Чишмә (һәрберсендә 18%), Екатерина Бистәсе (21%), Архангел Бистәсе (22%), Буревестник (24%) авыл җирлекләре артта кала.
Мөлкәт салымы 1,2 млн. сум күләмендә түләнгән, бу гомуми сумманың 25 процентын тәшкил итә. Бу салымны түләү буенча Буревестник (68%), Шахмай һәм Тубылгытау (һәрберсендә 35%), Зирекле (31%) авыл җирлекләрендә эш яхшы бара, Архангел Бистәсе (12%), Чабаксар (21%), Акъяр, Красный Октябрь, Яңа Чишмә (барысында да 22%) авыл җирлекләрендә артта калалар.
Билгеләп үтәргә кирәк, җир һәм мөлкәт салымы авыл җирлекләре бюджетларына керә, шуңа күрә аларны вакытында түләүне аерым контрольдә тотарга кирәк.
Искә төшерәбез, салымнарны 2026 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Нет комментариев