Ике ир-ат: Акбүренең ат җене кагылган ике Рәмисе
Җәмгыять

Ике ир-ат: Акбүренең ат җене кагылган ике Рәмисе

Юкка гына татарда ир кешеләрне «ир-ат» дип әйтмиләр. Безнең ата-бабаларыбыз атны олылаган, ир кеше белән ат язмышы бер булган.

 «Ниләр генә күрми ир-егеткәй белән ат башы» дип тә, соңрак «ат туарып җигә белми кызлар сайлаган була» дип тә җырлаганнар.

 «Ниләр генә күрми ир-егеткәй белән ат башы» дип тә, соңрак «ат туарып җигә белми кызлар сайлаган була» дип тә җырлаганнар.

Замана үзгәрешләре

"Хәзерге яшьләр техниканы яхшырак үзләштергән саен, ата-баба һөнәреннән, аларның эш коралыннан ераклаша бара. Магнитофонны сүтеп җыя торган авыл малае ат туарып җигә белми. Һәм моны гаеп итүче дә юк! Ат җигә белү, мәсәлән, — авыл халкының сәнгать эше иде заманында.

Тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея салган җигүле аттан да матуррак тагын нинди транспорт бар икән? Турист үзәкләрендәге бизнесменнар моны бик яхшы аңлыйлар. Каһирә, Александрия портларында, Балеар утрауларында һ.б. күп урыннарда әле дә булса атлы тарантаслар тоталар, һәм үзләренең "Мерседес"ы, "Пижо«сы, «Фольксвагены» булган чит ил туристлары бары тик тарантаслы атка гына утырып йөриләр«, — дип язып калдырган күренекле язучы Мөхәммәт ага Мәһдиев.

Ләкин соңгы арада атлар үрчетергә теләүчеләр арта бара — гасырлар буена канга сеңгән атларга мәхәббәт хисе кабат уяна башлады сыман.

Акбүре авылында яшәүче Рәмис Шәйдуллин белән Рәмис Нуриев исә үзләрен белә-белгәннән бирле ат өстендә. Аларның әтиләре, эне-абыйлары, бабалары беркайчан да атсыз тормаган. «Ат җене кагылган егетләрме сез, әллә ат җанлылармы?» дигән сорауга, икесе дә туры килә инде, дип көләләр. Өстәвенә, кайнагайлар да әле алар. Шәйдуллин Рәмиснең сеңелесе Галия — Нуриев Рәмиснең хатыны. Тормышларын атлардан башка күз алдына да китерә алмаган ике гаилә туганлашып та алган. Ә Рәмисләр әле — мәктәптән кайтканда ук атлар турында сөйләшеп, уртак планнар корып кайткан ике дус та.

Исемнәре бер булу да очраклы түгел кебек: Рәмис — «язмышның сөеклесе, Аллаһ тамга салган кеше» мәгънәсендә дә йөри.

Сүземне Шәйдуллин Рәмис Нурхәмәт улыннан башлыйм, аны «өлкән Рәмис» дип атарга туры килер (яшь аермалары ике генә яшь булса да):

— Әтинең атын алып кайтып туарганын көтеп ала идем, аннары алып чыгып йөреп кайта идем. Сабантуйларда 8–9 яшьләрдә чаба идем инде, — ди ул. Күмәк хуҗалык заманында, үзе дә әтисе кебек атлар фермасында эшли. — Кечкенәдән техникага исем китмәде, ат дип җенләндем, — ди.

Сүземне Шәйдуллин Рәмис Нурхәмәт улыннан башлыйм, аны «өлкән Рәмис» дип атарга туры килер

Акбүредә ат чабышлары

Чабышкы атлар тотучыларның Татарстан буенча да, Россия буенча да үз төркемнәре бар. Алар анда төрле сораулар буенча аралашалар, бер-берләренең уңышларын күреп-белеп торалар. Һәм, әлбәттә, бер-берсе белән төрле чабышларда очрашкалап торалар. Шунсыз булмый. Чабышкы атларда да — ярсу йөрәк, аларның хуҗаларында да. Хәзер өлкән Рәмистә Ифора исемле кара кызыл төстәге дүрт яшьлек ат.

Узган ел Сарманда беренче урын алып кайткан, Чирмешән Сабантуенда беренче урын алган. «Аның призлы урыннардан төшкәне дә юк», — ди Рәмис. Бер видеода «Молодец, кызым!» дигәне ишетелеп тора. Лениногорскида беренче килгәч, шатлыгыннан шулай дигән икән. Финишка җиткәндә, йөрәк түзмичә, кайвакыт атның каршысына да чабасың әле ул, дип тә көлә.

Узган ел Сарманда беренче урын алып кайткан, Чирмешән Сабантуенда беренче урын алган. «Аның призлы урыннардан төшкәне дә юк», — ди Рәмис.

Ике Рәмис үз авылларында менә ун еллар инде ат чабышлары үткәрәләр. Атчылар өчен чын бәйрәмгә әйләнә ул. Бердән, чабышкыларын эштә сыныйлар, икенчедән, табын корып, пылаулар пешереп, рәхәтләнеп аралашалар. Авыл халкының да күбесе көтеп ала бу көнне, ярдәм дә итәләр, ял да итәләр.

Җиңүче атны ничек әзерләргә?

Чабыш атларын даими әзерләргә кирәк. Аларны ел дәвамында, кыш көне дә йөртеп кайталар, чөнки әзерлексез ат Сабантуйларда ачык күренә. Кышкы тренировкалардан соң тирләгән ат чирләмәсен өчен өстенә махсус япма ябып куялар. Өлкән Рәмиснең Ифорасында күбрәк кияүләре Рәмис чаба: аның авырлыгы җиңелрәк. Юкка гына атның билен сындырырсың, димиләр бит — җайдакның авырлыгы 60 килограммнан артыграк булмавы хәерле.

— Үзебез эштә булган вакытта атларны йөртерлек малайлар булсын иде, — дип хыяллана олы Рәмис. Ләкин, кызганыч, ат җене кагылган малайлар үсеп, таралышып беткән, хәзер авылда әлегә андыйлар күренми. — Атларны көн дә алып чыгып йөртеп кайтучылар булса, акчасын да түләр идек, — ди.

Менә бит замананың үзгәрүе!

Ә кызларын атка утыртырга йөрәге җитми аның. Шәйдуллиннарның ике кызлары бар, икесе дә кияүдә, өч онык үсеп килә, өчесе дә — кызлар. Олы кызы Ландыш бер тапкыр аттан егылгач, кече кызы Динәгә дә атка утырырга рөхсәт итми әтиләре. Аның каравы, атлар сатып алганда кече кызының киңәшләрен тота. Динә бер карауга атка бәя бирә ала: аяклары, тояклары ни хәлдә, сәламәтме? Чабышкы атлар өчен иң мөһиме аяклар бит. Бер генә ярышны да калдырмаска тырыша кызлары — әтиләре белән кайларга гына барып җитмәгәннәр.

Һәр атның үз холкы

— Ифораның характеры бар әзрәк, — ди Рәмис. — Аның кызу вакытын күрсәң, чаба торган кәефтә икәнен аңлыйсың, чабасы килмәгәндә, атлыйм микән, юк микән дип кенә йөри. Старттан алданрак китсә, гел шулай бара инде ул. Көнче ул, уздырырга яратмый.

Чиста канлы инглиз токымлы атлар — бик нәзекләр, горурлар, баш бирмәсләр. Кече Рәмиснең аты чиста канлы токым булса да, шактый тыныч.

Әбелгаяз улы

Рәмиснең икенчесе — Казан Сабантуенда юртагы беренче килгән Әбелгаяз улы! Әтисе район Сабантуйларының данлыклы юртакчысы (ике тәгәрмәчле тарантасларда узыша). 

Рәмиснең икенчесе — Казан Сабантуенда юртагы беренче килгән Әбелгаяз улы! Әтисе район Сабантуйларының данлыклы юртакчысы (ике тәгәрмәчле тарантасларда узыша). 

Кече Рәмис "Раздолье»да Камазда эшли, үзенең дә тракторы, җире бар — тимер атларны да үз итә. Ләкин үзе әйткәнчә, «ат — ат инде ул, ул үзенә бәйләп куя».

— Бу — байлар шөгыле, алар ат чабышларына барып ял итеп кайталар. Без алар шикелле күп ат тота алмыйбыз (бер атның иң арзаны да 350 меңнәр), ипподромнарда профессиональ жокейлар белән өйрәтүләр дә сирәк эләгә. Чабышкы атны асрауның нечкәлекләре күп аның: ике атна саен прививка ясатырга кирәк, мәсәлән; дагалар куйдырырга кирәк (элек Әлмәттән махсус кеше чакыра торган булган, хәзер үзе өйрәнгән).

Узган ел Сарманда беренче урын алып кайткан, Чирмешән Сабантуенда беренче урын алган. «Аның призлы урыннардан төшкәне дә юк», — ди Рәмис.

Рәмис чабышкы атлар белән егерме елдан артык шөгыльләнә инде. 2012 елда улы Рәфискә чиста канлы гарәп аты алып бирә.

— Өч баш үгез басып тора иде, шуларны илтеп саттым да ат алып бирдем аңа, — ди. — Танцор кушаматлы иде, Рәфис үзе сайлады, үзе өйрәтте. Ярышларда гел беренче яки икенче килде, беркайчан да өченче урынга калганы булмады. Самара өлкәсендә дә җиңеп кайтты.

Бер атка да бирешергә теләмәгән ат була ул, шулай да күп нәрсә аны ярышларга ничек әзерләүгә дә карый — тәҗрибәле атчы сүзе белән әйтсәк — «тузан йотасың килмәсә, әзерлисең».

Әтисе, кайнатасы, ире, абыйсы ат чабышларында катнашса да, Галия улы Рәфис ат өстенә менгәч кенә ат тотуның ни икәнен аңлый, ярышларда чын-чынлап, аналарча, борчыла башлый. Кызганыч, 2015 елда уллары авариягә очрап үлә. 

Чабышкылар хуҗаларында озак тормый

Хәзерге аты Карат Басска кадәр Оренбурдан алган аты бик кызу, ярсу чабышкы була Рәмиснең. Һәрвакыт башын күтәргән, тренировкага бакчага алып чыксаң да, утыртмый, абзар эчендә генә өстенә утырта. Дагалаганда да ялгыш кына да кычкырырга ярамый, күзләре кызара — ни дә булса эшләргә мөмкин. Әлмәт районы Кичүчатка ярышларга барган җиреннән Казахстанга сатып җибәрә. Атларны шактый еш алыштырып торалар — көчлерәкләр, яшьрәкләр кызыктыра.

Атларны күңел өчен асрасалар да, чабышкы атлар хуҗаларында бик сирәк кенә озакка тоткарлана икән. 

Истә калганнадар...

-Колхоз вакытында терлекчеләр эштән соң, арба-чаналарын үз йортларында туаралар иде дә атларын фермага илтә иделәр. Бер тапкыр Мәхмүт бабайның атын илтә киттем. Үзем кечкенә, көч җитми, ә йөрисе килә. Утырып чыгып киттем, чаба башлады, кызулана-кызулана конюшняларны да узып китте, күтәргән ташлы юлда мине егып төшерде. Атны ычкындырсам, миңа бүтән ат бирмиләр дип, тезгенен җибәрмичә озак сөйрәлеп бардым. Карарлыгым калмаган иде — тырналып, сугылып беткән идем, барыбер ычкындырмадым, — ди Рәмис Әбелгаяз улы.

Ат җанлы малайлар кечкенәдән шундый үҗәт һәм чыдам булалардыр инде. 

Хатыннар

Ат дигәндә, дөньясын оныта торган ирләр белән торуның үз хикмәтләре бар. Бигрәк тә узышлар якынлашканда ирләренең бөтен уе шул тирәдә бөтерелә башлый, башка эшләр онытыла. 

— Кунарга гына керә инде, — дип көлә Галия. 

Олы Рәмиснең хатыны Гөлфирә дә ат чабышларын калдырмаска тырыша, тик карап-тәрбияләп үстергән атларын ярышлар вакытында нык кызгана. 

Баштарак мәлне атларсыз торырга күндермәкче булсалар да, моның мөмкин эш түгел икәнен аңлаган инде алар: ат абзарында ат торса, үзләренә җиңелрәк.

— Балачактан бергә булгач, атсыз тору башыма да сыймый минем, — ди Әбелгаяз улы. Хәер, икесе дә бер үк уйда инде Рәмисләр.

Уртак хыял

Ике дус һәм агай-эненең зур уртак хыялы бар: профессиональ круг ясап, ат абзары эшләп, чиста канлы атлар үрчетү. Акбүредә ат чабышларын зуррак, масштаблырак итеп үткәрү — җырчылар да чакырып, зур бәйрәмгә әйләндерү.

Әлбәттә, безнең якта әлегә моны табыш китерүче бизнес итеп булмавын аңлый алар.

— Казахстанда, мәсәлән, һәр ат чабышына Кытайның CHANGAN машиналарын куялар, — ди кече Рәмис.

— Ә без яратканга гына эшлибез, — ди егетләр.

Чыннан да, зур призлар белән үткәрелгән ат чабышлары тагын да зуррак кешене үзенә җәлеп итәр иде, әлеге спорт төрен үстерер иде. Ә әлегә ат үстерү менә шундый ат җанлылар өстендә.

-Хәзер шәһәрләрдә әти-әниләр балаларын, акча түләп атта йөртәләр — иппотерапия, дип атала, — ди кече Рәмис. 

Ат янында тойган хисне бер генә техника да бирә алмый, ди саный алар. Ата-баба һөнәренә тугры ир-егетләребезгә сәламәтлек, көч-куәт һәм иң мөһиме: хыялларының тормышка ашуын телибез. Атлары ышанычлы, юллары уң булсын!


Нет комментариев