Акъяр кешесе исереклек билгеләре белән тоткарланган
Руль артында исерек икән, димәк ул җинаятьче
2024 елның 28 маенда район юлында Яңа Чишмә районы Акъяр авылында яшәүче гр. Х. туктатылган, ул автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән.
Кандагы алкоголь күләме 0,916 мг/л тәшкил иткән (бу җиңел дәрәҗәдә исерек булуны аңлата), ләкин бу шоферның гаебен бер дә киметми һәм кылган гамәле өчен җәзага тартылуын күздә тота. Административ беркетмә инде төзелгән һәм судка җибәрелгән.
Бу хакта редакциягә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Алексей Кадымов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев