Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Архангел мәктәбендә мемориаль такта ачылды (фото, видео)

17 мартта Архангел мәктәбендә аны тәмамлаган Михаил Барсуков истәлегенә мемориаль такта ачуга багышланган митинг булып узды. Михаил Архангел Бистәсендә туып-үскән. Җирле мәктәпне тәмамлаган, туган авылында эшләгән.

Узган ел махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә һәм хәрби биремне үтәгәндә геройларча һәлак була. Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Мәктәп укытучылары аны тыйнак, тырыш һәм намуслы мәктәп укучысы, яхшы спортчы, ышанычлы иптәш буларак искә алдылар.
Митингка Михаилның әти-әнисе һәм якыннары чакырылган иде. Аларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Вячеслав Козлов батыр егет тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, ә мәктәп укучыларын үз Ватаннарының лаеклы патриотлары булырга, үз герой-авылдашларын онытмаска һәм аның истәлеген сакларга чакырды.
ТР Рәисенең ярдәмчесе, «Движение первых» балалар һәм яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов, АҖ башлыгы Нина Сердюк Михаилның әти-әнисенең кайгыларын уртаклаштылар һәм мәктәп укучыларына үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.
Мемориаль такта ачылгач һәм анда чәчәкләр салынганнан соң Михаил Барсуковны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев