“Ашыкма! Сине өйдә көтәләр»: Яңа Чишмә районында һәр җирдә акцияләр уза
19 ноябрь - Халыкара ЮТҺ корбаннарын искә алу көне
Яңа Чишмә районының тагын өч торак пунктында - Архангел Бистәсендә, Ленино һәм Әдәмсә авылларында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган профилактик чаралар узган.
Мәктәп укучылары авыл урамнарына плакатлар белән чыкканнар. Балалар кулы белән: "Ашыкма! Сине өйдә көтәләр!”, “Шофер! Тизлекне кимет!” һәм башка дулкынландыргыч өндәүләр язылган плакатлар юл хәрәкәтендә катнашучылар (машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә) тарафыннан игътибарсыз калмаган.
Шулай ук мәктәпләрдә әңгәмәләр уздырылган, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юлда үз-үзеңне тоту турында искәрткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев