Реклама
Район яңалыклары
Атна эчендә судан файдаланучыларның 83 мең сумлык бурычы ачыкланган
Узган атнада су санагычларга күчмә тикшерү үткәрелгән вакытта 15 торак пунктта 300 йортта булганнар.
Санагычтан тыш 6 законсыз тоташу, 21 эшләмәүче санагыч булуы ачыкланган. Күрсәткечләрдәге аерма 3500 куб. метр су тәшкил итә (гомуми сумма 83 мең сум тирәсе).
Андреевка авылында тикшерелгән 5 йортның берсендә 100 куб.м су өчен түләнмәгән, тагы ике йортта законсыз тоташу ачыкланган.
Яңа Чишмәдә санагычлар торышы тагы 90 йортта тикшерелгән. 11 йортта хуҗаларның күрсәткечләрне бирмәве, ике йортта законсыз тоташу, 10 санагычта пломба булмавы ачыкланган.
Рус Чабаксарында тикшерелгән 27 йортның 5 сендә санагычларны алыштыру таләп ителә (файдалану срогы чыккан). 27 йортта күрсәткечләрдә аерма (ягъни түләнмәгән су күләме) 740 куб. метр тәшкил итә.
Ленинода 12 йортта булганнар һәм 2 йортта түләнмәгән су күләме – 100 һәм 150 куб. метр, ә бер йортта су белән тәэмин итүгә килешү юк.
Архангел Бистәсендә тикшерелгән 8 йортның 6 сында санагычны алыштыру таләп ителә.
Черемухово Бистәсендә тикшерелгән 17 йортта судан файдаланган өчен 180 куб. метр суга түләнмәгән. Шундый ук кимчелекләр һәм 100-200 куб. м. суга түләмәү Тубылгы Тау, Әдәмсә, Яңа Иванаево һәм Красный Октябрьдә дә ачыкланган. Нәтиҗәдә, алда язып үтелгәнчә, түләнмәгән, әмма кулланылган су бөтен район буенча 82872 сумлык һәм бу аз акча түгел.
Хөрмәтле район халкы! Күрсәтелгән хезмәтләргә үзвакытында һәм тулы күләмдә түләвегезне тагын бер кат сорыйбыз. Ә намуссыз түләмәүчеләр адресына тәртип бозуларны бетерү һәм бурычларын каплауга конкрет сроклар күрсәтелеп беркетмәләр төзелгән. Тәртип бозуларны бетермәгән очракта, алар адресына суд дәгъвалары җибәреләчәк.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев