Район яңалыклары

Авыл җирлекләренә яңа автомобильләр

Шушы көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткән республика сморт-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Ел саен эш һәм муниципаль берәмлекләр арасында үткән республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы авыл җирлекләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырыла.
Чара "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы "Ассоциациясенең ХII съезды кысаларында Казанда үткән.
Быел безнең районнан җиңүчеләр арасында ике авыл җирлеге - Зирекле һәм Буревестник АҖ. Алар Татарстан Республикасы Президентыннан "Шевроле Нива" автомобильләре алган. Әлеге авыл җирлекләре башлыклары үз шатлыклары һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Җәлил Гайфетдинов:
-Безгә байтак еллар хезмәт иткән һәм безгә нык булышкан автомобиль бөтенләй искерде, шуңа күрә яңасын без бик вакытлы алдык. Бу узып баручы елда АҖ башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә безнең җирлектә яшәүче халык өчен дә күңелле вакыйга. Чөнки бу бүләк - безнең халыкның хезмәт активлыгын югары бәяләү билгесе.
Иван Улитин:
- "Шевроле Нива" автомашинасын алгач та икенче көнне үк аның белән район хакимиятенә юл тоттык. Яңа машинаның беренче пассажиркасы АҖ башкарма комитеты бухгалтеры Любовь Минаева булды. Ул бу машинада бик уңайлы, ә иң мөһиме - җылы, диде.
Лариса Федорова.
Автор фотосы

Нет комментариев