Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Айдар Метшин РҮХгә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлне төзекләндерүдә ярдәм итәчәк

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Татарстанның Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре белән эшләгән. Шәхси кабул итү вакытында, белән очрашуда халыкка кабул ителгән карарлары турында сөйләгән.

Яңа Чишмә РҮХдәге стоматология кабинетына махсус җиһазлар кирәк. Бу проблеманы депутатка хастаханә табибы җиткергән. Метшин билгеләп үткәнчә, республикада беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү буенча федераль дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

«РҮХгә бу программага керергә, дөрес итеп гариза төзергә ярдәм итәчәкбез һәм 2023 елда хастаханә стоматология креслолары һәм компрессор белән тәэмин ителәчәк», - диде парламентарий.

Яңа Чишмә районында яшәүче бер кеше Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган әтисенең каберендәге һәйкәлен ремонтлауда ярдәм сорап килгән. Плитә шактый начар хәлдә. Дөрес, һәйкәл Волгоград өлкәсендә Самофаловка авылында икән. Шуңа да карамастан, проблеманы хәл итү юлы табылган.

«Мин яңачишмәленең гозере хакында Волгоград өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Алексей Волоцков белән сөйләштем. Һәйкәлне уртак көч белән ремонтлау турында килештек», - дип хәбәр итте Айдар Метшин.   Яңа Чишмә районында яшәүче тагын бер кеше федераль парламентарийга Татарстанда авыл җирлекләре арасында зур футбол буенча аерым турнир оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Әңгәмә барышында Айдар Метшин Татарстанда ел саен «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы үткәрелүен, шул исәптән аның кысаларында спортчылар футбол кырында да «көрәшүләрен» билгеләп үткән. Депутат хәбәр иткәнчә, ул төбәк спорт министрлыгы җитәкчелеге белән әлеге инициатива буенча фикер алышачак, барлык нечкәлекләр исәпкә алыначак һәм, бәлки, Татарстанда авыл халкы өчен яңа футбол турниры барлыкка да килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев