Балачак сагында
Яңа Чишмә районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе тарафыннан 2018 елның I яртыеллыгында 16 утырыш үткәрелгән, шул исәптә 4 се - киңәйтелгән һәм 1 се күчмә утырыш.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре Нәзирә Кашапова үзенең отчетында билгеләп үткәнчә, учреждениеләрнең профилактика системасы эшендә төп юнәлеш булып балигъ булмаганнар катнашында җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмау тора.
- Комиссия утырышларында отчет чорында 18 административ эш каралды. Өч ата-анага 1200 сум күләмендә штраф салынды, шуның 400 сумы түләнгән, 800 сумы – түләттерүдә, 9 ата-анага кисәтү ясалды. Балигъ булмаганнарга карата 2 административ материал каралды: 12.26 маддә 1 өлеш буенча 30000 сум күләмендә шраф салынды, 20.20 маддә 1 өлеш буенча – эш буенча производствоны (тикшерүне) туктату турында карар чыгарылды. Башка шәхесләргә карата комиссия тарафыннан 1 административ беркетмә тикшерелде, 1500 сум күләмендә штраф салынды. Бүгенгесе көндә ПДН-да 4 балигъ булмаган бала профилактик исәптә тора: икесе – мәктәп укучысы, икесе – колледжда укучы. Ике яшүсмер исәптән төшерелде. Исәптә торучы балигъ булмаганнар ай саен яшәү һәм уку урыннары буенча тикшереләләр. Һәр яшүсмергә җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнгән, алар ай саен эшләнгән эшләр турында отчет бирәләр. 2018 елның 1 гыйнварына җиде гаилә ведомствоара исәптә тора, аларда балигъ булмаган 14 бала тәрбияләнә. Балаларын тәрбияләүдән баш тарту һәм алкогольле эчемлекләр куллану сәбәпле, шушы 6 айда 5 гаилә исәпкә куелды, анда балигъ булмаган 10 бала бар, ике гаилә уңай нәтиҗәләр буенча исәптән төшерелде (5 бала). Хәзергесе вакытта 8 гаилә ведомствоара күзәтүендә тора, әлеге гаиләләрдә балигъ булмаган 19 бала тәрбияләнә. Ата-ана вазыйфаларын тиешенчә башкармау очракларын кисәтү, балигъ булмаганнар белән кырыс булу фактларын ачыклау һәм булдырмау, күзәтүсезлекне кисәтү буенча профилактик эшләр башкару максатында комиссия тарафыннан хәвеф төркеменә кергән гаиләләргә рейдлар үткәрелде (26 көндезге, 6 кичке). Шулай ук эчке эшләр органнарында исәптә торучы балигъ булмаганнарны, билгеләнгән чикләүләрне үтәүләрен тикшерү максатыннан аларның яшәү урыннары буенча рейдлар үткәрелде.
Балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген, караучысызлыгын һәм тәртип бозуларын кисәтү, шулай ук шуңа этәрүче сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатларында, җәйге каникул чорында палаткалардан торган “Йолдызлы десант“ республика лагерына ял итәргә җибәрәбез. Анда республиканың 4 районыннан балигъ булмаган 60 бала ял итте.
Лагерьда балалар өчен төрле чаралар оештырылган иде, әйтик төрле күңел ачулар – уеннар,
“Олимп“ УСЗ-га һәм “Жемчужина“ йөзү бассейнына барулар. Тәртип бозулар профилактикасы буенча “71 нче Законны үтәү турында“, тәмәке тартуның зарары, наркомания һ.б. турында әңгәмәләр - лекцияләр үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев