Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Безнең район Казан Сабантуенда

24 июньдә Казанның Залесный бистәсендә Светлое Лебяжье күле янында «Сабантуй» Республика татар бәйрәме узган.

Республиканың төрле районнарыннан, шул исәптән татар ишегалдын тәкъдим иткән Яңа Чишмәдән килгән кунаклар туган якның байлыгын һәм гореф-гадәтләрен күрсәткән. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу көннәрдә Татарстанда рәсми визит белән булган Тыва Республикасы Югары Хуралы (парламенты) Рәисе Каноол Даваа, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Чистай, Әлки, Апас, Кама Тамагы һәм Югары Ослан муниципаль районнары башлыклары бәйрәм кунаклары һәм чарада катнашучылар булган. Безнең район ихатасы «ТНВ» телеканалы репортерларын да кызыксындырган.

Бәйрәмдә ишегалды хуҗабикәсе кунакларны ихата белән таныштырган, анда Арт — фотозоналар урнаштырылган: «Татар өйчеге», «Тегермәнче ишегалды», «Арба», «Пасека», «Терлек сарае» , «Кое янында».

Туган якны өйрәнү музее Тубылгытау авыл җирлеге белән берлектә татар өен бизәгәннәр, анда чиккән әйберләр, декоратив сөлгеләр элгәннәр, борынгы җиһазлар, савыт-саба, каба һәм бишек куйганнар. 

Балалар иҗаты үзәге, балалар китапханәсе һәм клуб учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан чүлмәкчелек һәм балта осталары, калфак чигү һәм «Әни-кызы» татар халык курчакларын ясау, бөртек суктыру һәм утын кисү, җеп эрләү һәм йон оекбашлар бәйләү, буенча мастер —класслар тамашачыларда аеруча кызыксыну уяткан.

Яңа Чишмә, Чертуш, Акбүре, Чаллы Башы һәм Тубылгы Тау авылларының сәнгать коллективлары матур костюмнарда шәп концерт программасы оештырганнар. Безнең ишегалдында беренче тапкыр Тубылгытау мәдәният йортының яшь курайчылар ансамбле чыгыш ясаган, аларның костюмнары һәм музыка кораллары 2022 елда откан грант акчаларына сатып алынган. 
Чертуш авыл мәдәният йортының «Хатирә» фольклор коллективы тамашачылар игътибарына «Кич утыру» һәм «Бөртек тарттыру» йолаларын тәкъдим иткән.

Реклама

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган традицион халык уеннарында өлкәннәр һәм балалар бик теләп катнашканнар. Бу — таяк тарту, чүлмәк вату, капчыкларда йөгерү, кашыкта йомырка белән йөгерү һ. б. 

Шулай ук ишегалдында кунаклар өчен бавырсак, чәк-чәк һәм төрле камыр ризыклары белән чәй өстәле дә оештырылган.

Сабантуй зур масштабта, бик күңелле үткән. Сабантуй үткәрү урыны шәһәрдән ерак булуга карамастан, көн дәвамында бәйрәмгә байтак кына башкала халкы һәм кунаклары килгән.

Безнең район Казан Сабантуендп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев