Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Безнең сугышчыларга чираттагы гуманитар ярдәм илткәннәр

Яңа Чишмә волонтерлары Азат Сөниев, Алмаз Вафин, Николай һәм Александр Финагентовлар СВО зонасындагы сугышчыларыбызга чираттагы ярдәм партиясен алып барганнар.

Хәрбиләргә ике УАЗ автомобиле, шулай ук дизель генераторлары, полиэтилен пленка, газ баллоннары, брезент, КаМАЗ өчен запас частьләр, бронежилетлар, медикаментлар һәм көнкүреш кирәк-яраклары тапшырганнар.

— ЛНР, ДНР һәм Запорожье буйлап йөкләрне билгеләнгән урынга җиткерү өчен 1200 километрдан артык юл үттек, - ди Азат. - Алып килгән әйберләрнең барысын да егетләргә тапшырдык, алар күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев