Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Динар Гатиятов «Манзара» спорт премиясе җиңүчесе булган

Милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү, милли көрәшне популярлаштыру максатында «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасын даими уздыру күркәм традициягә әверелде.

Быел чара җиденче тапкыр уздырыла. Аны оештыручылар форматны саклап калу һәм гаҗәеп спорт-музыкаль шоу әзерләү турында карар кабул иткәннәр. «Ак барс» көрәш сарае сәхнәсендә ТРның танылган артистлары һәм талантлы яшь җырчылар чыгыш ясаганнар.

 «Манзара» спорт премиясе чемпионы исеме өчен Сабантуй батырлары, профессиональ спортчылар, көрәш буенча бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәле турнирларда җиңүчеләр, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе регионнарыннан «Манзара» премиясе таләпләре буенча сайлап алынган югары класслы көрәшчеләр көч сынашкан.

Безнең район өчен Динар Гатиятов көрәшкән һәм 3 урынга лаек булган.

Чыганак: https://vk.com/odms_novosheshminsk?w=wall-210966363_728

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев