Горшково авылында хәрби хезмәткәрнең әнисен 8 Март бәйрәме белән котлаганнар
Район яңалыклары

Горшково авылында хәрби хезмәткәрнең әнисен 8 Март бәйрәме белән котлаганнар

Людмила Александровна Назарова янында Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина һәм җирле эшмәкәр Надежда Панфиловалар булган.

Людмила Назарова медицина белеме алган һәм медик булып эшләгән, әмма балалар тугач, аларны тәрбияләр өчен бу эштән китәргә туры килгән. Аннары ул утыз елдан артык авыл почтальоны булып хезмәт куйган.
Борчулы һәм шул ук вакытта җаваплы эш аңа авылдашлары белән аралашу мөмкинлеге биргән, аны һәр йортта ерак яшәүче туганнарыннан хәбәр белән көткәннәр. Бу кәрәзле телефоннар булмаган елларда, кешеләр бер-берсенә хатлар яза торган чорда шулай булган. Хатларны түземсезлек белән көтеп алучылар, әлбәттә, солдатларның әниләре һәм кәләшләре. 
Людмила ире Николай белән өч бала тәрбияләп үстергән. Аларның улы Михаил да армиядә хезмәт иткән. Демобилизациядән соң 20 ел узгач, Михаилны кабат Ватанга хезмәт итү өчен чакыралар. Һәм хәзер ул үз бурычын СВО зонасында намус белән үти. Ә Людмила Александровна улының Җиңү белән исән-сау кайтуын өйдә көтә.
Бәйрәм көнендә Людмила Александровнаның кәефен күтәрү максатыннан, аның янына Ленино АҖ башлыгы Светлана Питеркина һәм җирле эшмәкәр Надежда Панфилова барганнар һәм үзләре белән төрле бүләкләр, тәм-томнар алып килгәннәр. Надежда Панфилова авылдашына «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына язылуны да рәсмиләштергән.  Бу хакта Ленино АҖнең социаль челтәрләрдәге битендә язылган.
Без дә Людмила Назаровага шалтыраттык һәм ул безгә авылдашларының игътибарына бик тә сөенүен әйтте. Людмила шулай ук үзен әниләрне хөрмәтләү чарасына чакырганы өчен район башлыгы Вячеслав Козловка да рәхмәтле. «Җир шарындагы барлык кешеләргә мин бары тик тынычлык кына теләр идем. Барлык гаиләләргә дә якыннарын исән-сау каршы алырга язсын!», - диде Людмила Александровна.


Нет комментариев