Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә балалар китапханәсендә Православие китабы көнен билгеләп үткәннәр

Район балалар китапханәсендә Православие китабы көненә багышланган «Свет добра из-под обложки» дигән мәдәният сәгате узган.

Әлеге чарада Яңа Чишмә авылы Изге Троица мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр катнашкан.

Әйдәп баручы китапханәче бәйрәмнең тарихы, борынгы Русьта беренче китапның ничек барлыкка килүе, китап бастырып чыгаруның ни өчен кирәк булуы турында сөйләгән. Шулай ук православие юнәлешендәге китаплар күргәзмәсен тәкъдим иткән. Чарада Яңа Чишмә гыйбадәтханәсе башлыгы һәм Яңа Чишмә районы благочинные иерей Симеон атакай катнашкан.

Ул чарага килүчеләрне бәйрәм белән котлаган, гомумән алганда, китапның һәм шул исәптән православие китапларының да кеше тормышында ролен билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев