Яңа Чишмә дәүләт автоинспекторлары тарафыннан «Тоннель» операциясе барышында җиде кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
«Тоннель» дип исемләнгән профилактик чара 2023 елның 19 декабрендә узган иде.
Аның барышында район юлларында инспекторлар тарафыннан 7 ЮХКен бозу очрагы ачыкланган.
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе инспекторы Алексей Кадымов мәгълүматлары буенча, 19 декабрьдә узган «Тоннель» профилактика чарасы вакытында түбәндәге кагыйдә бозу очраклары ачыкланган:
- иминият полисы булмау - 1 очрак;
- иминлек каешын эләктермичә йөрү - 6 очрак.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлга чыкканда җаваплырак, һәм игътибарлырак булу кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев