Яңа Чишмә «Форпост» үзәге 700 мең сумлык грантка ия булган
Район яңалыклары

Яңа Чишмә «Форпост» үзәге 700 мең сумлык грантка ия булган

Татарстан яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен 50 млн. сумлык грант фонды булган грант конкурсына йомгак ясалган.

Конкурска 39 районнан барлыгы 71 гариза килгән, 38 районнан 69 проектка урынга барып яклау мөмкинлеге бирелгән.

Татарстан Республикасының 37 муниципаль берәмлегеннән 60 яшьләр сәясәте учреждениесе җиңүче дип игълан ителгән.

«Яңа Чишмә муниципаль районының җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» яшьләр (студентлар) үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәме белән грант конкурсында җиңүче булган, откан грант суммасы 700 мең сум тәшкил иткән.


Нет комментариев