Әлеге атнаның нәтиҗәсе - 118 кг кәгазь һәм картон, 11 кг пластик шешә, 56 кг чүпрәк-чапрак һәм 293 эшләми торган батарейка.
Рус табигатен матур итеп тасвирлаучы М.И. Пришвин (быел илебездә аның 150 еллык юбилеен билгеләп үтәләр) табигатькә сакчыл карауны балачактан ук тәрбияләү турында болай дип әйткән: «Авырлыкларны җиңүче, һәр язны яңадан чәчәк атучы табигатькә карап без илһамланабыз, эчке гармониягә ирешәбез».
Мәктәпкәчә белем бирү программасында табигый ресурсларга, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл мөнәсәбәтне тәрбияләү мәсьәләсенә зур урын бирелә. Бу - танып белү дәресләре, экскурсияләр, дидактик уеннар һәм башка күп нәрсәләр.
Экологик белем атналыгы бу юнәлештәге тематик чараларның берсе булып тора, - дип сөйли «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Шолгина.
-Шушы атна кысаларында төркемнәрдәге тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы белгечләре көн саен танып белү дәресләре, ял чаралары, табигатьне саклау буенча акцияләр, экскурсияләр оештырдылар, аларның һәрберсендә яңа караш, креатив, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең һәм аларның әти-әниләренең иҗат җимешләре чагылып тора.
Мәсәлән, ел саен үткәрелә торган икенчел чималны җыю быел педагог Илсөяр Колесникова җитәкчелегендә калдыкларны җыю һәм бүлү мәйданчыгы рәвешендә тәкъдим ителде. Балалары белән бергә ата-аналарның да шушы чарада катнашу активлыгы һәм, әлбәттә, җыелган икенчел чималларның күләме бу эшнең мөһим нәтиҗәсе булып тора. Бары тик бер көндә 118 кг кәгазь һәм картон, 11 кг пластик шешә, 56 кг чүпрәк-чапрак һәм 293 эшләми торган батарейка җыелды һәм бүленде.
«Сыерчыклар белән танышу» дигән танып белү дәресендә өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр тәрбияче Наталья Совкова белән бергә әтиләре ясаган сыерчык ояларында канатлыларның көндәлек тормышын күзәттеләр.
«Кечкенә елгаларны бергә саклыйбыз» - әзерлек төркеме балаларының эзләнү төркеме начальнигы Венера Залакова белән Суыксу елгасына экологик экспедициясе әнә шулай дип аталды. Экспедиция барышында яшь эзләнүчеләр йорт тәрәзәләре шушы елгага караган искиткеч кешеләр белән танышканнар. Алексей Михайлов һәм Татьяна Бушенева кечкенә елгаларны ничек карарга кирәклеген аңлатканнар һәм аларны саклау мөһимлеге турында җентекләп сөйләгәннәр.
Балалар моның белән генә тукталмыйча бакча территориясендә экологик десант үткәрделәр. Сынган ботак та, бакчаның коймасы артындагы чүп-чар да алар игътибарыннан читтә калмады. Балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякинага вакытында мөрәҗәгать итү - хәлне тиз арада төзәтергә ярдәм итте.
Бөтенроссия агачлар утырту көнендә катнашу бакча территориясендә яңа чыршылар аллеясын булдыру белән билгеләнде. «Звездочка» төркеме тәрбиячеләре Лилия Мохтарова һәм Гөлнара Нургатина балаларның әтиләре - Александр Казаморов һәм Сергей Конанеровлар белән бергә койма периметры буенча 15 яшь чыршы утырттылар.
«Ягодки» төркеме тәрбияләнүчеләре исә тәрбияче Лариса Ведякина белән мавыктыргыч һәм кызыклы итеп Бөтендөнья тузганак көнен билгеләп үттеләр. Тузганак аппликациясен ясаганда алар материалның традицион булмаган формаларын кулландылар, бу үсемлекнең рәсемен оригиналь формада булдырырга тырыштылар.
«Радуга» төркеме тәрбияләнүчеләре педагог Резеда Фәйзуллина белән беренче язгы чәчәкләрнең матурлыгы темасын өйрәнделәр. Балаларның чәчәкләргә карата сакчыл, дулкынландыргыч мөнәсәбәте беренче чәчәкләр хөрмәтенә үзләренең шигъри альбомын төзегәндә, алар укыган шигырьләрдә чагылыш алды.
Музыкаль җитәкчеләр Валентина Ерохина һәм Елена Захарова экологик атна программасына юмор, игелек һәм позитив өстәде. Бу бөтен коллективның «Экоденс»та, өлкән төркемдә тәрбияләнүче балаларның «Чисто частушки» номеры белән чыгыш ясауларыннан да күренде. Бу чыгышларда без балаларда да, өлкәннәрдә дә экологик юнәлештәге бик күп яшерен иҗади сәләтләрен күрдек.
Ике яңа спорт комплексын җыю һәм урнаштыру әлеге атнаның мөһим вакыйгалары булды, моның өчен биредә тәрбияләнүчеләр Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козловка бик рәхмәтле. Яңа җиһазлар эстетик яктан гына кызыклы булып калмый, ә балаларның хәрәкәт активлыгы таләпләренә дә җавап бирә.
Яз җитү белән балалар бакчасы территориясендә шулай ук уен җиһазларын ремонтлау, яңа чәчәк клумбаларын булдыру, үз куллары белән үстерелгән үсентеләр утырту, бакча культураларын чәчү буенча эшләр алып барыла.
Экологик белем атнасында катнашкан ата-аналарның күбесе бакча территориясендә матур һәм уңайлы булсын өчен күп нәрсә эшлиләр. Без яңа чәчәк түтәлен күпьеллык чәчәкләр белән бизәгән Любовь Михайловага, безгә 6 пион куагы һәм өч декоратив куак бүләк иткән Елена Завалишинага, 12 төп георгин биргән Лусинэ Миносянга һәм әлеге проектта безгә ярдәм иткән һәм катнашкан барлык ата-аналарга чын күңел рәхмәт белдерәбез.
Нет комментариев