Реклама
Район яңалыклары
Яңа Чишмә районы ЮХИДИ идарәсенең үз Telegram-каналы бар
ТР ЮХИДИ идарәсе, транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуын искәртә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту өчен хәрәкәттә катнашучылар тарафыннан аноним мәгълүмат алуның яңа форматы кертелгән.
Һәр районда Telegram-канал булдырылган. Кирәклесен табар өчен Telegram мессенджерының эзләү бүлегендә «Дәүләт автоинспекциясе» сүзен һәм аннан соң тиешле районның исемен кертергә кирәк.
Яңачишмәлеләр Яңа Чишмә районын сайларга тиеш.
Шулай ук, уңайлылык өчен, каналларга керү гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә башкарыла. Урнаштырылган мәгълүмат каналга язылган башка кешеләр өчен аноним булып кала, чөнки канал администраторлары белән элемтәгә керү Telegram-бот ярдәмендә башкарыла. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны исерек хәлдә руль артына утыру проблемасына җитдирәк карарга һәм полициягә исерек шоферлар турында вакытында Telegram каналлар яки 112, 02, 8(84348)22673 телефон номерлары аша хәбәр итәргә чакыра.
Руль артында исерек яки үз-үзен сәер тотучы шоферны күрәсең икән — бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә: 88434822673 — кизү тору часте телефоны яки @novosheshminsk_gibdd_bot аша хәбәр ит, ул мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә аноним рәвештә тапшырачак.
https://t. me/NOV_GIBDD
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев