Яңа Чишмә районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике бала һәлак булган
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике бала һәлак булган

22 июльдә иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә Яңа Чишмә районында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Рено-Каптур» автомобилендә Түбән Кама ягыннан килгән 36 яшьлек хатын-кыз Әдәмсә юлы киселешендә Казан-Оренбург трассасы буенча хәрәкәт итүче «Скания» йөк машинасына юл бирмәгән.
Авария нәтиҗәсендә 2009 һәм 2011 елгы ике бала һәлак булган. 12 яшьлек тагын бер бала Чистай хастаханәсендә.

Балаларның барысы да машина салонында булганнар.


Нет комментариев