Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар

Тубылгы Тау авылыннан Алик Таһиров хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була, Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).

22 майда Тубылгы Тау авылында махсус операция барышында һәлак булган Алик Таһировны соңгы юлга озаттылар.

Аликны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше, район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авыл халкы, район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре килгән.

Районның барлык халкы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы Вячеслав Козлов туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

- Бүген бөтен район өчен кайгылы көн, бу безнең өчен бик авыр югалту, - дип билгеләп үтте ул. - Махсус операциядә катнашып, Алик хәрби бурычын батырлык белән үтәде. Апрель башында ул кыска вакытлы ялда булган иде, без аның белән очраштык. Һәм менә аның үлеме турында шундый ачы хәбәр килде. Безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак. Мин Аликның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам. Аның гаиләсенә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелеге исеменнән туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

- Бүген без чын герой белән хушлашабыз. Ул махсус операция барышында батырлык күрсәтте. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Сез чын герой тәрбияләп үстергәнсез, - дип мөрәҗәгать итте Аликның әнисенә Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин һәм Аликның хатынына иренең үлгәннән соң бүләкләнгән Батырлык Орденын тапшырды.

Бер минутлык тынлыктан соң хәрби оркестр уйнавы белән Алик Таһировны соңгы юлга озаттылар. Зиратта аның хөрмәтенә автоматлардан өч тапкыр залп яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев